«Апуш» татар балалар театрының иң яшь студиясе беренче премьерасын чыгарды - «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Әкият китабы» спектакле күрсәтелде.
«Матур спектакль туды. Бу сезнең өчен сәхнәгә чыгу гына түгел, татар дөньясына ишекләр ачылу. Иң мөһиме – сез татарча сөйләштегез, татарча җырладыгыз, татарча биедегез. Бу безнең өчен иң мөһиме», - диде «Апуш» театр студиясенә нигез салучы Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ул «Әкият китабы» пьесасы авторы Шамил Фәрхетдиновка рәхмәт әйтеп, «Алмачуар» дип аталган пьесалар конкурсы игълан ителүен хәбәр итте. «Мин «Апуш» студиясенең «Мәскәү»дә беренче премьерасы булуын Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга да әйттем. Ул бөтенегезгә сәламнәрен җиткерде. Бүген булмаса да, спектакльне һичшиксез караячагын әйтте», диде Гүзәл Сәгыйтова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев