Шигырем - сезгә бүләгем
БЕЗ СИНЕКЕ, АВЫЛ
Бер туфракта җиргә яралганбыз,
Бер үк суны эчеп үскәнбез.
Хыялларны канат иткәнбез дә
Төрле якка очып киткәнбез.
Төрле тарафларда торган җирләр –
Ил кочагы җылы һәм иркен.
Гаилә, бала, онык һәм туруннар…
Эштә кайнашабыз без һәркөн.
Ә күңелдә… Сагыну туган җирне,
Туганнарны, туган авылны.
Якын аның ләйсән яңгыр яуган,
Давыл кубарылган чагымы.
Ә күңелдә… Сагыну апайларны,
Энекәшне, олы абыйны;
Әткәй чапкан яшел печән исен,
Әнкәй әзерләгән табынны.
Урам.
Мәктәп.
Кардәш.
Күрше-күлән…
Бирде тәрбия дә, гыйлем дә.
Чияле тау, Тукуҗакай буе
Гел җырымда минем, телемдә.
Моңы белән авыл моңлы итте,
Туган кадерен белеп үстерде.
Гармун чыңы белән елаттырды,
Кәмитләре белән көлдерде.
Ихласлыгы җанны иркәләде,
Иртәләре назлап уятты.
Гаделлеге, гали гадилеге
Йөрәкләргә гамьле ут якты.
Әнкәй сүзе – авыл фатыйхасы:
– Хур итмәгез, кеше булыгыз!
– Йөз аклыгы бар нәрсәдән кыйммәт –
– Яхшылыкта гамәл-уебыз.
Син үстердең , Авыл, Кеше иттең,
Зур дөньяга ачтың күзләрне.
Мәрхәмәтең җиһанга да сыймый,
Табып булмый лаек сүзләрне.
Гомер агачының тамырлары
Туган нигез, туган туфракта.
Туган авыл, синең өчен газиз
Балаларың, кайда булсак та.
… Сагынуны канат итәбез дә
Очып кына кайтып җитәбез.
Без синеке, авыл, мәңгелеккә,
Сагынырга гына китәбез.
Сагынырга гына китәбез.
З. Салихова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3