brik.alginsky

Raf Hasanoff

@#
Шигырем - сезгә бүләгем
БЕЗ СИНЕКЕ, АВЫЛ
Бер туфракта җиргә яралганбыз,
Бер үк суны эчеп үскәнбез.
Хыялларны канат иткәнбез дә
Төрле якка очып киткәнбез.
Төрле тарафларда торган җирләр –
Ил кочагы җылы һәм иркен.
Гаилә, бала, онык һәм туруннар…
Эштә кайнашабыз без һәркөн.
Ә күңелдә… Сагыну туган җирне,
Туганнарны, туган авылны.
Якын аның ләйсән яңгыр яуган,
Давыл кубарылган чагымы.
Ә күңелдә… Сагыну апайларны,
Энекәшне, олы абыйны;
Әткәй чапкан яшел печән исен,
Әнкәй әзерләгән табынны.
Урам.
Мәктәп.
Кардәш.
Күрше-күлән…
Бирде тәрбия дә, гыйлем дә.
Чияле тау, Тукуҗакай буе
Гел җырымда минем, телемдә.
Моңы белән авыл моңлы итте,
Туган кадерен белеп үстерде.
Га
@#
Мәтәүбашым-гомер бишегем
Хөрмәтле авылдашлар, күпләрегезгә мәгълүм булуынча, быел минем туган авылыбызга багышланган "Мәтәүбашым--гомер бишегем" китабым дөнья күрде. Кемнәр белмәгән, сатып алырга, туганнарына, оныкларына һ.б. бүләк тели, языгыз, шылтыратыгыз,китаплар бар. Ихтирам беләгн Зәйфә С.
  • Класс
Показать ещё