Башыңа төшсә, башмакчы буласың ди халык. Ике меңенче еллар, бер журналда Тәтешле районында яшәгән әбекәй турында "Бәдрәш Вангасы" дип, ,,Тулпар,, журналы иде булса кирәк, язып чыкты. Догалар ярдәмендә дәвалый, алдан күрә белүчәнлеге дә бар дип, мисаллар китергәннәр. Сокланып укыдым һәм менә бит табигать нинди кешеләр тудыра дидем. Шул мәлләрдә башлангыч классларда укыган улым ветераннар алдында җырлап, бик шатланып кайтты. Өлкәннәр дә яраткан аның җырлавын. Тик икенче көнгә иртән күзләрен кысып-кысып ала, күзләрем кибә дип, өскә табан еш карый, еш итеп күзләрен кыса башлады. Өч-дүрт көн бернинди үзгәреш тә булмагач, күптән түгел генә укыган Бәдрәш Вангасы янына чыгып киттек. Сораша-сораша ул авылны таптык, әбекәй өйдә иде. Кабул итте. Күз тигән балага диде. Колакларына догалар укып өрде-өшкерде, куллары белән сыпырды. Шуннан кайтуыбызга, андый вакытта, шайтан колагы саңгырау булсын диләр, шайтан колагы саңгырау булсын, сырхавыбызны кул белән сыпырып алдылар мени! Аллаһка шөкер! Үзең турында сорадыңмы диделәр танышларым, аннан йөреп кайткач, минем борчылуым балам өчен ныклы иде, карт әбекәйне тагын да сораулар биреп борчысым килмәде. Балам өчен көюем чиксез иде! Инде ул вафаттыр, урыны оҗмахта булсын.
Өченче балам белән йөкле вакытта әтиләренә район дәваханәсендәге УЗИдан карап, бавырында ныклы үзгәреш, иртәгә үк онкологик диспансерга Уфага барырга диделәр. Иртәнге биштә юлга чыгарга тиеш идек. Авырлы хатынга бу шок булды,әлбәттә, дүрт ел элек кенә әтием белән ул онкологик диспансерның юлын таптаган кеше буларак, бетте, яман булса,
өч бала әтисез кала дип, үзем яртылаш үлек хәлендә калдым. Шулай да дәваханәдән авылга кереп тормыйча, турыга Мишкә районы Кәмәй авылы Ваня дәдәй янына алып киттем әтиләрен. Кич иде инде. Ваня абый карады. Аның куллары серле көчкә ия, диагнозны төгәл куюына гел дә соклана идем. Әле дә, яман чир түгел, курыкма, дип кайтарып җибәрде. "Чынлап яман чир түгелме?" - дип кат-кат сорадым. Шундый йомшак кына сөйләшә торган абый инде ул, түгел, түгел, дип җаваплады. Без авылга кайтып җитүгә кап-караңгы иде инде. 4-5 сәгать йоклап сыман алып, Уфага юл алдык. Анализлар, яңадан УЗИ үткәрделәр һәм... дядя Ваняның әйткәннәре дөрескә чыкты! Минем белән карынымдагы бала шул бер тәүлектән артыграк вакытта ниләр кичергәнебезне Аллаһу гына белә. Уфадан сөенеп кайттым. Үткенче булсын чир, яманы булмасын берүк дип өметләнеп, тынычланып кайттым аннан.
Ваня абыкай дүртенче балам эче авыртып интеккәч тә ярдәм итте. Нинди генә тикшерүләр үткәртмәдек, авыртуы бетмәде, ашый да алмый иде җүнләп алты яшьлек кызым. "Эчәкләре урынын үзгәрткән", - диде ул шифалы куллары белән йөртеп. Кайтканда кызым ашыйсы килүен әйтте. Мин, барыбер ашамый инде дип, әз генә булочки сындырып бирдем. Ашады, тагын сорап алды, тагын әз генә бирдем, тагын сорады... Күзләремә яшь килде, ышаныйм микән дип, куанычымнан нәрсә дияргә дә белмәдем. Ул бит берни ашамый иде диярлек... Шайтан колагы саңгырау булсын. Борайның легендасы булган, хәзер инде мәрхүмә Таулар авыл әбисе, Калтасы районы Кучаш авылындагы Рәшидә әби (шөкер, әлеге вакытта исән, тугызынчы дистәне ваклый), Мишкә районы Чыбык авылындагы Сәмига әбиләрне(аның турындагы язманы да гәзиттән укып, аның турында белдем) табигать могҗизасы димичә, ни дип була!
Илеш районы Яркәй авылындагы Рузилә апа, Тәтешле районы Йосып авылындагы Сәрия апаларның табигать биргән көчләре, догалары, кулларының сихәтлелеге тагын таң калдыра. Аларның һәммәсе үз төбәкләренең кыйммәтле сере һәм мондый кешеләрне беркайчан да инкарь итәргә ярамый. Дөнья серле ул, димен...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев