Предыдущая публикация
- Кесарево ясаганнан соң озак тернәкләндегезме?
- Беренче вакытларда бик-бик авыр йөрдем. 2 атна дәвамында әнием безнең белән яшәде, ул ярдәм итте. Хәзер дә ярдәмнән баш тартмас идем. Кырыеңда ярдәм һәм терәк булуы шундый рәхәт. Чөнки бәби тапкач, тормыш тамырдан үзгәр.
- Үзегезгә һәм бәбигә ничек вакыт җиткерәсез?
- Алим йоклаганда өй эшләрен эшлим, үземне карыйм. Каядыр барырга кирәк булса, Ришат яки Айгөл (Ришатның сеңлесе) ярдәмгә килә.
- Ришат белән еш ачуланышасызмы? Ничек дуслашасыз?
- Өйләнешкәнче ешрак ачуланыша идек. Хәтта ниндидер вак-төяк аркасында да. Хәзер бөтенләй ачуланышмыйбыз сыман. Бик тиз дуслашабыз, ул яки мин киләм. Аннан кочаклашабыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 72