- Ирем белән 30 ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Сәбәбе - хыянәт. Хаҗдан кайтуга бу хәбәрне ишеттем. Мин аны гомерем буе хөрмәт итем яшәдем. Мишәр кызларын шулай тәрбияләп үстерәләр - ир-ат синнән бер адым алда булырга тиеш. Ә безнең очракта бер генә түгел, ә берничә адым иде. Шуңа күрә дә, бу хәбәр минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды.
Ә мин аның алдында чиста булып калуым белән хәтта горурланам да. Фикеремдә генә дә аңа хыянәт иткәнем булмады. Ә тәкъдимнәр күп иде...
Мин аны гафу иттем. Ачу сакламыйм. Бер генә хатынны яраткан, аның өчен генә яшәгән ир-атны күрсәтегез әле миңа. Бер алдангачмы инде, андыйлар юк дигән фикергә киләсең...
Матур дөньяда бер-береңә хыянәт итми, шөкер итеп яшәсәк иде 🙏
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев