КҮҢЕЛ МӘҢГЕ ЯШЬ БИТ УЛ!
Картлык белән җитәкләшеп йөргән чакта башка нинди генә уйлар килмәс. Үткән гомерең хә - тереңә бәйле булса, киләчәгеңне чикләнгән юл белән чагыштырыр -га туры килә. Кайда барып җитә- чәгең билгеле түгел. Шулай да бү- генге көн белән яшисең. Берничә ел элек күз алдына да китерә ал- маслык хәлдә торып калсак та, үзеңнең барлыгыңны белдерергә кирәк.
Безнең үзенчәлекле, читтән то
рып булса да, очрашуларыбыз ши
гырь яратучыларның фикерләрен
ачыкларга ярдәм итә, иҗади эзлә- нүләргә этәргеч ясый, кешеләргә ниндидер дәрәҗәдә файда китерү -еңне тоярга ярдәм итә. Якташым Рузиля Нургалиева(Минязева), ши -гырьләремне укыганнан соң, Әдис абый... җаннар әле кыл очында булмасын... Сезгә озын гомер, тазалык... Сезнең шигырь- ләр кирәк халыкка! Языгыз! Яшәгез! дип яза.
Бигрәк дөрес язгансыз, Рәхмәт!
Әзрәк кешеләрнең күзләре ачыл
сын, дөреслекне аңласыннар иде.
Гел кеше җырын җырламыйча үз
карашларын, үз фикерләрен әйтә
алсыннар иде. Упкынга төшеп ба
рабыз дип яза Дилара Рахимова
(Галиуллина), Диагноз куяр идем
дигән мәкаләмә карата.
Равия Нугаева(Габдрахманова),
Сагышлар күлмәге дигән шигы - ремне укып, афарин, Әдис абый! Каз тешләредәй тезелә инде сез - нең сүзтезмәләр, кимчелексез, югары кимәлдә! Күңел мәңге яшь бит ул! Йөз картлыгы камуфуляж гына ул! Аллаһ шулай уйлаган, яшьләр белән картлар буталма - сын өчендер инде! Бары тик шул гына! Уңышлар сезгә! Якташым да, бераз туганым да! дип яза.
Каләмдәшем Назип Исламов, Шигырь туа дигән шигыремә игь- тибар итеп, рәхмәт, Әдис абый! Сораучыларга да дөрес җавап, шагыйрь хәләтен дә бәян кылган- сыз бу шигырегездә! Зур рәхмәт халыкчан иҗатыгыз өчен! дип хәбәр җибәргән.
Миңа, өлкән яшьтәге кешегә, игьтибарлы булганыгыз өчен барыгызга да РӘХМӘТ!
Билгесезлек томаннары тара-
лып, көннәребез яктыра башласын!
Сау-сәламәт булыгыз!
(Бу мәкаләмә аралашу хәбәрлә
рен бернинди үзгәрешсез, ничек
килгәннәр шулай китердем.)
Башкортостан,
Нефтекамск шәһәре.
Россия.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 38
Яшьлегемдә булам төннәрен
Картлыгыма кайтам иртә таңнан
Аның белән үтә көннәрем.
Алар белән кайчак буталамын
Матур кызлар үтсә янымнан
Яшьлектәге кебек күңел оча
Картлыгым туктата соңыннан .
Тормышыбыз матур безнең хәзер
Авырлыклар калды еракта
Исәнлек, саулык бирсен Ходай
Яшәр өчен бүген дөньяда.
Буталышып яшик ике арада
Яшьлекләрдә йөрик төннәрен
Картлыгыбыз килсен иртә таңнан
Рәхәттә үткәрик көннәрен.