Предыдущая публикация
Ак сирень дә күк сирень
Ачтылар язның серен
Ничек әле тиз ара
Агачлар яфрак яра.
Яз килә, кулын болгый,
Кулында нурлар уйный.
Агачларга нур куна,
Яшел яфракка күмә.
Ак сирень ап-ак булып,
Күк сирень күксел булып,
Утыралар күпереп,
Чәчәгенә төренеп.
Бакчаның эче тулып,
Урамнарда күренеп.
Хуш исләрен таратып
Үзләренә каратып.
Язның килгәнен тоеп,
Үләннәр чыга төртеп.
Умырзая ашыга
Чәчәкләрен ачырга.
Нурның төсләрен алып,
Ераклардан күренеп
Утыра язны бизәп.
Далага салып бизәк
Лилия ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2017 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев