Безне Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ике көн буе бай программа нигезендә озатып йөрде, очрашулар оештырды.
15 февральдә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне иде. Шул уңайдан без Муса Җәлилгә багышланган чараларда катнаштык: һәйкәленә чәчәкләр салдык, Татарстан Республикасы Милли музеенда уникаль экспонат булган Моабит дәфтәрен халыкка чыгаруга шаһит булдык. Чарага Муса Җәлилнең оныгы Камил Альберт улы Җәлилов та килгән иде. Бергәләп 6нчы Халыкара Җәлил укулары бәйгесе Гала-концертында катнаштык. Бу бәйгедә Башкортстаннан да җиңүчеләр булуы безнең өчен зур шатлык булды. Моннан тыш Бөтендөнья Татар конгрессы бинасында Татарстан язучылары, журналистлары белән милләтебезне борчыган проблемалар турында җитди сөйләшү оештырылды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы-шагыйрьләр: якташыбыз, мәхәббәт җырчысы Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Илсөяр Ихсанова, Ленар Шәех, Рамис Аймәт һәм башкалар Башкортстан татарларының үтенечләрен, киңәшләрен, татар әдәбияты үсешенә кагылышлы фикерләрен тыңлады. Уфадан килгән язучылар - Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе житәкчесе Руслан Сөләйманов, язучы-шагыйрьләр Халисә Мөдәрисова, Дилә Булгакова, Рәфига Усманова, Халисә Мөхәммәдиева, Ләйсән Якупова, Рамил Чурагулов, Эльверт Хаматшин, Светлана Васикова, Илдус Тимерханов, Рәсим Рәхмәтуллин, Вәрис Акбашев һәм башкаларның сүзләре, теләкләре алар аңына барып җиткәндер, дип ышанасы килә.
Арытабан Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтында да булдык. Андагы уку-укыту мөмкинлекләренә сокланып йөрдек. Институтның бүгенге профессорлары белән очрашып сөйләштек. Араларында 1974-79 елларда минем белән бер төркемдә укыган Фәнүзә Зыязиева-Нуриева сабакташымның булуы сәфәрдәшләрем алдында мине бер башка үстереп җибәрде.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасына якташым, Казанда бер төркемдә биш ел бергә укыган күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов, шулай ук 45 ел дуслык җепләре генә түгел, бер юнәлештә хезмәттәшлек бәйләнешләре дә берләштергән язучы-шагыйрь Рафис Корбанов та килгән иде. Җылы очрашулар, сөйләшеп сүз бетми торган мизгелләр...
Казанда яшәүче 446нчы төркем "студентлары" минем Казанга килүемне ишеткәч... кунакка чакырып чиратка салдылар... Сәфәребезнең программасы тыгыз булуына карамастан, очрашырга форсат таптык: Нурия белән Фәрхәт Хәйруллиннарга Сания Шакирова, Гөлзадә Шәкурова кунакка бардык. Яшьлеккә кайткан кебек булдым.
Казан-Уфа арасындагы вакыт 8-9 сәгатькә сузылса да, 34 сәфәрдәшнең һәрберсенең әйтер сүзе бар иде. Аларның чыгышы юлны кыскартты. Борайдан Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Бәдертдинова, Балтачтан Аида Хәйртдинова, Чакмагыштан Рәзифә Сәхәпова, Илештән Мөнәвис Низаметдинов, Уфадан Эльмира Ибраһимова, Айгөл Юлъякшина, Дилә Хәйретдинова, Фәүзия Гайзаман, Зөһрә Исламова, Галия Арсланова һәм башкаларның иҗаты белән танышу күңелләргә хуш килде. Сәфәребезне җырлары белән Светлана Шәрипова, Флүрә Шәрипова, Гөлфия Шәвәлиева, Светлана Васикова бизәде. Безне сәфәргә туплаучы - Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшинга рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына салучылар да булды хәтта.
Сәфәрдән күп мәгълүмат, фәһем алдык...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев