Ике сәгатькә якын барган аралашуда республикадагы, илдәге вакыйгалар, язучылар тормышына кагылган яңалыклар, китап бастыру авырлыкларын җиңеләйтүгә юнәлтелгән эшләр, Язучылар берлеге бинасын ремонлау, иҗатка кагылышлы грантлар һәм башка бик күп юнәлешләр турында эшлекле сүз булды. (Тулырак матбугат битләрендә, Башинформ яңалыкларында, социаль челтәрләрдәге махсус сайтларда мәгълүмат алырга була).
Язучылар берлегендә 300гә якын язучы теркәлгән. Очрашуга 60ка якыны чакырылган иде. Арабызда халык язучылары- шагыйрьләреннән алып, ике-өч ел элек кенә Берлеккә әгъза итеп алынучылар дә бар иде.
Татар әдипләре берләшмасеннән очрашуда Мөнир Вафин, Руслан Сөлайманов, Нурлан Ганиев, Илдус Фазлетдинов, Светлана Васикова, Лилия Сәгыйдуллина, Мөдәрис Мөсифуллин, Ләйсән Якупова, Рамил Чурагулов, Рим Хәсәнов, Әлфис Гаязов һәм мин катнаштык.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев