Уңышлы уку еллары булсын???!!!)
"ИСӘНМЕСЕЗ"
Урам буйлап укытучы атлый,
Борчулары белән янәшә.
Шул чагында, оялчан бер тавыш,
“Исәнмесез”,- диеп эндәшә.
“Исәнмесез” – шул гап-гади бер сүз,
Үзгәртә дә куя күңелне.
Я, ходаем, каршысында аның
Укучысы тора түгелме?!
“Исәнмесез” – бары бер генә сүз,
Бөтен борчуларны тарата.
“Исәнмесез” – бу бит иң зур бәя,
Аның хезмәтенә карата.
“Исәнмесез” – ярдәм итә бу сүз,
Иңнәреңә канат куярга.
Күң(е)ле төшкән чакта ук(ы)тучыга,
Үзен кеше итеп тоярга.
Күпне өмет итми укытучы,
Хөрмәт кенә кирәк, нибары??!
Еллар узгач танып исәнләшсә,
Белем биргән кыз һәм уллары.
Иң бәхетле кеше шул чагында,
Гадел, сабыр, гүзәл укытучы!
Бу тылсымлы һәм гап-гади сүзне
Бүләк итсен сиңа һәр укучы!!!
Гульнара Нургаязова - Зарипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев