Авылдашыбыз Радик Рауфановичның бакыйлыкка кучкәненә 14 майда 2 ел була...2022 елның Җиңү бәйрәмендә көн эссе булуга карамастан, ул көнне буе бәйрәм чарасын фотога төшереп йөри. Шуннан кайткач кан басымы күтәрелеп, хастәхәнәгә алып китәләр...65 яшендә мәңгелек йортка күчә...Авылга кайтканда Радик белән очрашып, бик еш аралашып тора идек. Узенең җыйган материаллары, эшләгән эшләре турында зур канәгатьләнү белән сөйләп, киләчәккә планнары белән уртаклашыр иде.Безнең Туган авылыбыз - Мөслимнең тарихы, авылдашлар турында бик күп мәгьлүмәтләр җыеп, компьютерда электрон вариантын әзерләп, китап итеп чыгару иде максаты."Одноклассниклар" социаль челтәрендә Мөслим авылы чатын да алып бара иде. Авыл тарихын, күренекле шәхесләребезнең тормыш юлларын, барлык яңалыкларны авылдашларыбызга хәбәр итеп барыр иде.Радик Рауфанович балалар укыту һөнәрен сайлап, Мәсәгүт педагогия училищесын, аннан читтән торып укып Уфада Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында югары белем ала. Укыган һөнәре буенча педагог булып озак эшләргә туры килми.Актив егетне тиз арада күреп калып, Мәчетле район комсомол идәрәсенә эшкә чакыралар. Берничә еллар җитәкчелек эшендә тәҗрибә туплап, үзенең бизнесын ачып җибәрергә була. "Домовой " дигән йорт җиһазлары кибетен районның үзәгендә ачып, дистәләрчә еллар эшен уңышлы алып барды. Татар милләте, татар теле дип тә җан атып йөрде. Районның җәмәгать эшләрендә, үткәрелгән чараларында актив катнашып, һәрвакыт фоторепортер булып та йөрер иде. Вакыты тыгыз булуга карамастан, аның кибетенә кайчан керсәң дә сатучысы булуга карамастан, үзе һәрвакыт эшендә булды, компьютер артында авылдашлар турында материаллар печатать итеп утырыр иде.Теләктәшләре, якын дуслары белән авылдашларның ыруларының шәҗәрәләрен төзеп бетереп килә иделәр. Читтән торып укып Татарстанда диния мәдрәсәне дә тәмамлады.Өйлә намазын гел мәчеткә барып укырга да өлгерә иде.Сизенгән кебек, ул гел ашыгып яшәде.. Тазалыгы турында кайгыртырга вакыты җитмәгән күрәсең. Халкыбызга күбрәк файдалы эшләр эшләп калырга тырышты...Алсыз- ялсыз эшләүгә йөрәге чыдамады...65 яшендә мәңгелек йортка китеп барды....Бу - якыннары, туганнары өчен генә түгел, авылдашлар өчен дә зур югалту. Байтак күп эшләр башкарасы иде әле планнары...Урыны оҗмах түрләрендә булсын.Безнең аны искә алуыбыз, аңа дога булып барып ирешсен.Фотода Радик Рауфановичның Йорт җиһазлары кибетендә төшкәнбез.Фотоны Радикның якын дусты, классташыбыз Рәфкать җибәрде. Луиза Ганиева-Закирьянова.
Рәфкать Хаматуллин фотосы.
#ВалеевРадик#закирьяновалуиза#ВалееваЭльфрида#ВалиевВакил#ХалиловаГульнур#ВалееваРузида#СейтягафарЯвгильдин#ВалеевРауфан#СОШНовомуслюмово#НовоМуслюмово
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9
Улэргэ тиеш тугел иде. Ходай яхшы кешелэрне иртэ ала шул!
Карангы гурлэре якты булсын, тыныч йокла, Радик абый!