VID-20240517-WA0337.mp4
    0 комментариев
    5 классов
    Рәмил Гәлимҗанов-Гөмер язмышлары.
    4 комментария
    234 класса
    Күрәчәк булгач Сәлимә бу булып узган хәлләрне күпме эченә бикләп йөртә алыр иде икән. Вазыйхе бакыйлыкка күчкәнгә, өч ел узгач, сөйләсәң кеше ышанмаслык вакыйгалар турында күңелен тынычландырыр өчен бугай, бәлки язарсың да әле, үзем белән тегендә алып китмим инде дип, эчен бушаткан иде. Вакыт җитмәдеме, язарга күңел тартмыйрак, кул бармыйчарак торыдымы... Нигәдер, ишетү белән каләмгә үрелә алмадым. Хәзер исә вакыйгалар күпкә тоныкланып кына күз алдына килә. Шулай да, укучым, алар турында сиңа җиткерәсем килә. Хәҗиевләр үрнәкле матур пар булып, бер-берсен күз карашыннан аңлашып, үзара хөрмәт итешеп, кулга кул тотышып, чит күзләрне кызыштырып, утыз елдан артык бербөтен булып яшәделәр. Үз гомерләрендә бер тапкыр да ачуланышмадылар, бәхәсләшмәделәр, ялгыш кына тавыш күтәргән чакларын хәтерләүче дә юк. Үлгән сыер сөтле , калганы бетле була инде, дип уйлый күрмәгез. Бу парны, күреп белгәннәр һәм аларны таныганнар бар да мине куәтләр. Бигрәк тә йөзендә һәрчак елмаю балкыган көләч Вазыйхенең күңеле гел яшь, төпле акыллы сабыр җанлы иде. Бер-берсенә кеше алдында да, үзләре генә чагында да “бергенәм”дип эндәшештеләр, гомумән йомшак ягымлы телләре матур сүзләрне кызганмады. Гел аралашып яшәгәнгәме, читтән караганда бу бер генә дә төчеләнүгә охшамаган, нәкъ шулай тиеш кебек күренә иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми. Гаиләгә ямь өстәп, үзләре шикелле ныклап уйлап эшли торган уңган ике кыз үсте.Әти-әниләренең сүзеннән чыкмый, мәшәкать тудырмый гына сайлаган һөнәрләре буенча югары уку йортын тәмамлап, эш табып, тиз арада хезмәтләрендә абруй яулап, вакыты җиткәч, бик акыллы, кулларыннан эш килә торган булдыклы егетләргә кияүгә чыктылар. Тормышның усал кануннары бар. Вәзыйх оныкларын күрергә өлгермәде. Тромб. Егет белән кызның танышулары кемнәрдер күрәлмәгән, ә кемнәрдер сагынып туя алмаган узган гасырга туры килде. Сәлимә авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын яңа тәмамлаган, ә Вазыйх комсомол башлыгы һәм яшь укытучы буларак үзенең беренче курс студентлары белән колхозга урып-җыюда булышырга килгән егет. Яшьлек. Җан эчкә сыймый, сикергәләп, биеп торган бар нәрсәгә дә өлгерә һәм җитешә, кайгының ни икәнен белми торган иң рәхәт сөюнең исерткеч җылы дулкынында тибрәлгән, тәү тапкыр гашыйк вакытлар. Клуб, танцалар, кино... Соңнан уку елының башыннан ахырына кадәр хат алыштылар, мәхәббәттә аңлаштылар, аттестат алу белән, Сәлимә ул укыткан университетка укырга керде. Кыз өченче курста укыганда, Вәзыйх тәкъдим ясый, җәй көне өйләнешәләр. Бу бәхет китергән 1987нче ел иде. Юклык еллары булуга карамастан, туксанынчы елларда алар квартир сатып алалар. Мәхәббәткә корылган, юкны бар итә белгән, кешеләр белән дус һәм күңелле яшәгән, бар нәрсә җиңел бирелгән яшь гаилә бик бәхетле һәм рәхәт гомер итә. Кыскасы, әтәчләре дә йомырка сала.Тик күңелнең бер почмагын Аллаһының бала бирмәве бераз китә. Врачлар икесенең дә сау-сәламәт булуын, борчылырга урын юклыгын искәртеп, киләчәктә һичшиксез аларның туачагын әйтеп, ышандырып торалар. 1993нче елны Сәлимә белән Вазыйх университетта эшләүчеләрнең балаларын Кырымга алып баралар. Экскурсияләр, турпоходлар, турслетлар, кайда гына барып, ни кыйратсалар да дәртле йөрәкле Хәҗиевләр гел бергә: җитәкләшүне генә көтеп торган куллар кулда, очкын чәчеп торган күзләр күздә. Әз генә аулак вакыт килеп чыкса ‒ иреннәр иреннәрдә, Сәлимәне ире алдыннан да төшерми, шулай утырган килеш,туңдырманы да бүлеп ашыйлар. Алар Кырым бәбәй бүләк итәчәгенә, тиздән әти-әни булачакларына ихлас ышаналар һәм өметләнеп көтәләр. Ял итүчеләр өчен иң мөһиме – диңгез һавасы белән тәнгә-җанга сихәт өстәү. Буш вакыт табу белән, диңгез яр буена төшәләр. Диңгез якын гына, нибары ун минутлык ара. Поселокта гади авыл йортлары да, күп катлы йортлар да бар. Урамнар чиста, бөтен җирдә диярлек чәчәкләр үсеп утыра. Куаклар матур итеп киселгән. Төрле-төрле чәчәкләр хуш ис бөркеп, тирә-якка ямь өсти. Диңгезнең төпсез күзләре белән очрашкан мизгелләр күңелләренә уела, хыялларга канат куя. Кара диңгез дип аталса да, су кояшта төрле төсләргә кереп ялтырый. Дулкыннар шавы, кабатланмас музыка булып, күңел кылларына килеп кагыла. Яр буенда дулкыннар ярга кагып чыгарган кабырчыклар, төрле төстәге, төрле формадагы шома ташлар, суүсемнәр күренә. Биредә табигать бөтенләй башка төрле. Кояш үзенең җылы нурларын кызганмый. Әйтерсең лә, җәй ял итәргә туктаган да хозурланып диңгез ярында комлыкта кызына. Су өстендә аккошлар йөзеп йөри. Акчарлаклар, яр буендагыларны сәламләп аваз сала-сала, балык тота. Балалар йоклагач, Хәҗиевләр диңгез җырын тыңлап яр буенда йөри. Диңгез дулкыннары йөгереп килә дә, яр буендагы комны ялап, кабат чигенә. Бертуктамый яңгыраган көйне тыңлап туеп булмый. Күңелдәге хисләр белән аваздаш моң йөрәк түреннән урын ала. Һичшиксез аларның теләге тормышка ашарга тиеш. Балалар булган җирдә, нинди заман булуга карамастан, алар нинди дә булса мөгез китереп чыгара. Сәлимә тормышында язмыш коточкыч, кешегә белдермәстәй вакыйга әзерләп куя. Бер көнне кичке дискотека вакытында, күз яздырмый карап торсалар да, кинәт аларның группасындагы кыз каядыр юкка чыга. Җитәкчеләре баланы башта ял итү базасы теритотриясендә, аннан читкә чыгып эзлиләр. Кызны берҗирдән таба алмыйлар. Кояшта кызыну киеме кигән Сәлимә якынга урнашкан поселокка йөгерә, аннан кайтканда, төнлә ярым шәрә күренгән, ялгыз йөргән, чәчләре акка мандырылган гүзәл хатынны өч бәндә бер-бер артлы мәсхәрәлиләр. Бу хакта ул кешегә әйтергә курка, чөнки законга салсалар, биредәге халыкның үзенең язылмаган законы. Мәңге онына чыгам димә.Югалып калган Сәлимә теләмәсә дә телен тешләргә туры килә. Башкалар, бигрәк тә балалар белсә ‒ кеше күзенә ничек күренмәк кирәк. Бәхеткә каршы, югалган кыз белән берни булмаган. Аның эче авырткан да, күрше отрядтагы дус кызы белән корпуска китеп, аның бүлмәсендә йоклаган. Ул заманда кәрәзле телефоннар юк, шуңа таң атканчы, кыз уянып чыкканчы, эзләгәннәр дә эзләгәннәр. Кырымның һавасы килештеме, бар мәшәкатьләрне бер читкә куеп, бер-берсенә тартылулары ярдәм иттеме, белмәссең, кайтып тугыз ай узуга, тату гаиләне яңа туган нәни кыз тагы да бизәп җибәрә. Кыскасы, сәяхәткә барып климат үзгәртүнең нәтиҗсе күз алдында. Өч елдан соң Сәлимә тагы бала таба, монысы да кыз. Тик монысы да иренеке түгел. Ул, бу адымны белә торып эшли. Зур кызын ялгыз калдырасы килми, бала табар яше узып бара. Җәйнең ымсындыргыч ямьле мәлендә мәктәпне тәмамлауны сылтау итеп, классташлар очрашып күрешәләр. Сәлимәнең урыны, укыган чорда үзен ошатып йөргән Фәрит белән очраклы гына бергә туры килә. Ул чакта, фәрештәгә тиңләп, Вазыйхына гашыйк , күзенә аңардан башка берәү дә күренмәгәндә, артыннан яратып йөрүче Фәритне кешегә санап торырга, аның башына тай типмәгән. Вазыйх кебекләр бар чагында, Фәрит ишеләр ‒ борын асты кипмәгән бала-чага. Бу юлы ялындырып тормады. Фәрит яхшы кеше, чибәр, сау-сәламәт. Уйлап торасы юк, башкача мондый мәмкинлек кабатланмаячак. Бер тапкыр очраштылар. Мизгел берәгәйле үтте. Шул көнне үк юллар аерылды, башкача күрешмәделәр. Вазыйх кызларын бик яратты: кулыннан төшермәде, балалары мәктәпкә укырга кергәнче, ул аларны җилкәсенә атландырып иркәләп, җил-яңгыр тидерми үстерде. Могаен кызларның әтисе чит кешедер дигән уйны ялгыш кына дабашына кертеп чыгармагандыр. Кызлары әтиләрен бик якын күреп, яхшы укулары, башкарган эшләре белән сөендереп тордылар; серләрен бүлештеләр; икесе берүк елны кияүгә чыктылар. Күңеле сизенгәндәй, вафатына санаулы минутлар калгач, хатынына матур сүзләр әйтеп калыйм дигәндәй , Вазыйх Сәлимәсенә чиксез бәхет, уңган кызлар бүләк иткәне өчен, чәчләреннән сыйпап, кат-кат рәхмәтләр укыды. Үсмер чагында бик авыр итеп, свинка авыру кичергәнлектән, врачлар аның әнисен чынлыкта Вазыйхның баласы бөтенләй булмау куркынычы зурлыгын әйтеп кисәткәннәрен ул белә иде. Сәлимәсе чәчен сыйпаган куллардан, үзен кочаклатып, иренең нуры сүнеп барган соргылт күзләренә туры карап: ‒ Нәрсә уйласаң да уйла, медицина еш ялгыша, ул заманда бик көчле дә булмагандыр. Кызлар синеке, ‒ дип өздереп әйтте. Вазыйх рәхәтләнеп башын артка ташлап тыйнак кына көлеп, берни дә уйларга җыенмавын әйтеп бетерүгә, гырлый башлады. Үлемне күз белән каш арасында диләр. Тромбасы шартлады. Ул күз ачып йомганчы, бу дөньядан китеп тә барды. Беркадәр вакыттан соң, Сәлимәгә квартираны үз исеменә күчерегә кирәккәнлектән, Вазыйхының документларында казынып утырганда, утыз ел буе ачып каралмаган никахлашу танытмасыннан пар аккошлар, йөрәк төшкән открытка килеп чыкты. Аның артына калын кызыл маркер белән хәрефләрне бизәп, “ Бергенәм минем, кадерлем, кызлар өчен, мәхәббәтең өчен, бәхетем өчен мең-мең рәхмәт! Мин сезне яратам” дип язылган иде. Сәлимә хыянәте өчен уңайсызлык кичерде. Алар бик бәхетле яшәде. Хәер, хыянәт идеме соң бу. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк май, 2024
    0 комментариев
    9 классов
    VID-20240517-WA0328.mp4
    0 комментариев
    28 классов
    Татарская музыка в исполнении японского оркестра. Просто потрясающе, особенно реакция зрителей!
    12 комментариев
    235 классов
    Парлы мендәр. Бәширә Насыйрова җырлый. Бик тә монлы җыр.
    0 комментариев
    22 класса
    Мунир Гизатуллин - Эткэй-энкэй истэлегенэ. ( Мунир Гизатуллин кое, сузе).
    0 комментариев
    4 класса
    День Победы!!!
    0 комментариев
    2 класса
    Вилия Гусманова моңлы тавышы белән башкара - Яшисе гомер. Баянда - Закир Шаhбан. Пермь 28, 04, 21ел.
    0 комментариев
    5 классов
    Закир Шаhбан - Кичер мине әнкәй ачуланма | Оцифровка с кассеты HD (stereo)
    1 комментарий
    15 классов
337597479146

IGOR Игорь

Добавил видео
erik.mamasaliev

Эрик Мамасалиев

Добавил видео
03:16
VID-20240517-WA0337.mp4
20 718 просмотров
erik.mamasaliev

Эрик Мамасалиев

Добавил видео
04:15
VID-20240517-WA0343.mp4
4 698 просмотров
Показать ещё